Якташыбыз, авылдашыбыз Хафизов Вәнил Раил улы вафат. Кичә 18 октябрь көнне җирләнде. Урыны җәннәттә булсын! Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Reading time: 1 min
Якташыбыз, авылдашыбыз Хафизов Вәнил Раил улы вафат. Кичә 18 октябрь көнне җирләнде. Урыны җәннәттә булсын! Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

2 август көнне Яншыкта Авыл көне узачак. Августның беренче шимбәсендә авылдашлар очрашуы матур гадәткә керде. Бу гадәтне алга таба да дәвам иттерик. Барыгызны да көтеп калабыз. 14.00 сәгатьтә клуб каршында традицион күмәк фотога төшү булачак, шуннан соң бәйрәм башланып китәр. 14:00 сәгатьтән дә соңга калмагыз. Очрашканга кадәр!

Бүген авылдашыбыз Рәфисәнең улы Русланны соңгы юлгы озаттылар. Ул фаҗигале рәвештә 44 яшендә һәлак булды. Бүген Казанның Мәрҗани мәчете зиратында җирләделәр. Соңгы елларны Мәскәүдә яшәсә дә, Руслан Яншыкны онытмады, даими рәвештә спонсорлык ярдәме күрсәтеп торды. Быел башкарыла торган юл эшләренә дә акча күчергән. Урыны җәннәттә булсын! Якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Кайгылы хәбәр. Авылдашыбыз Каюмов Зиннур абый вафат. Бүген Яншык зиратында җирлиләр. Зиннур Нәҗип улының якыннарының, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Гыйльман Фәйзуллин фотосы.
95 яшендә Рәүф кызы Нәйрә апа вафат. Авылыбызның олуг шәхесе күп еллар укытучы булып эшләде, Яншык һәм якын-тирә авыллардан бик күп кешене белемле итте, олы тормышка аяк бастырды. Бүген Нәйрә апаны соңгы юлга озаттылар. Ул Яншык зиратында җирләнде. Урыны җәннәттә булсын. Якыннары һәм туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Кайгылы хәбәр. Хәрби хезмәттә авылдашыбыз Хәйретдинов Илгизәр вафат. Бүген Яншык зиратында җирләделәр. Соңгы юлга озатуга район башлыгы Радик Ислямов та килгән иде. Илгизәр Вакыйф улының урыны җәннәттә булсын. Якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.


Тагын бер кайгылы хәбәр. Кичә вафат булган Гайнетдинов Дамирның абыйсы Гайнетдинов Илшат вафат. Бүген Яншык зиратында ике кабер казыйлар. Вакыйф абый малайлары, абыйлы-энеле Дамир һәм Илшатның туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Яхшы кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын!

Якташыбыз Гайнетдинов Дамир Вакыйф улы якты дөньядан китте. Якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.


Гыйльман Фәйзуллин фотолары
