Бер-ике ай элек Яншык сайты техник авариягә юлыкты. Безнең сайтка сервер бирүче хостинг-компаниянең җиһазлары янды һәм сайтта булган барлык мәгълүмат диярлек юкка чыкты. Сайтны яңадан ясарга туры килде. Без аны заманчарак итеп эшләдек. Хәзер ул телефоннан, смартфоннан, планшеттан уку өчен дә уңайлы (элеккеге сайтның мобиль версиясе юк иде). Әмма шунысы кызганыч, сайттагы яңалыклар, фотолар, видеолар юкка чыкты. Бүгеннән чиста биттән эшли башлыйбыз. Элек эленгән мәгълүматларның кайберләре Гыйльман Фәйзуллинда (фотолар), безнең сайтның администрациясендә, ютубта, инстаграмда, Яншыкның «Вконтакте»дагы битендә, һәм шушы адрес буенча урнашкан интернет-архивта калган булырга мөмкин: https://web.archive.org/web/20161006101808/http://yanchikovo.ru/

Хәерле сәгатьтә!