Яншыкка асфальт юл булмый, таш кына калачак дигән имеш-мимешләр йөри. Ничек булыр, әмма 2017 елның 17 июлендә тендерлар үткәрү буенча дәүләт ресурсында «Выполнение работ, по ремонту автодороги Рыбная Слобода — Янчиково в Рыбно-Слободском муниципальном районе Республики Татарстан (1 этап) (устройство асфальтобетонного покрытия)» дигән тендер игълан ителгән. Беренчел бәясе 90 265 968 сум. Анда ике оешма катнашкан: ООО «Волгадорстрой» һәм АО «Татавтодор». Әлеге эшләргә 89 814 638 сум бәя тәкъдим итеп, «Татавтодор» тендерны 2017 елның 3 августында откан. Документларда юл асфальт-бетон дип бара.

Нәтиҗә:
1) Яншыкка асфальт-бетон юл өчен дәүләт 90 млн сум бүлеп биргән
2) тендер 44нче федераль законның бөтен шартларын туры китереп уйнатылган
3) асфальт-бетон юл салу тендерында җиңүче һәм 90 млн сум акчаны алучы оешма бар
4) Яншыкка асфаль-бетон юл таләп итәбез!

Тендер белән моннан таныша аласыз: http://zakazrf.ru/ReductionTrade/id/370590

Тендерның бөтен документациясе (проект, техзадание, ГОСТлар) монда: http://zakazrf.ru/Reduction/id/370590