Яншык сайты авылыбызның матур якларын гына түгел, начар якларын да ничек бар шулай күрсәтергә бурычлы. Алга таба мондый начарлыкларны булдырмас өчен. Шушы көннәрдә авылыбызда гадәттән тыш хәл булды. Зиратта якташыбыз Зиннәтуллин Рафаэль абый каберен мәсхәрәләгәннәр. Бу хәбәрне безгә мәрхүмнең улы Рәшитнең хатыны Чулпан җиткерде. “29 ел элек күмелгән кешенең каберен мәсхәрәләргә кемнең кулы күтәрелде икән?” – дип гаҗәпләнә ул. Бу инде беренче генә очрак түгел икән. “9 майда зират чистартырга кайткач күрдек, фотографиясен куптарып алып, икегә бөкләп кабер өстенә ташлап калдырганнар иде”, — дип сөйләде Чулпан Зиннәтуллина. Бу юлы кабер ташын кара буяу белән сызгалаганнар.

Бүген 27 июнь көнне Яншыкта көне буе диярлек ике машина белән полиция хезмәткәрләре йөрде. Алар өйдән-өйгә кереп, авыл кешеләрен сораштырдылар. Вандализм – җитди җинаять. Аның өчен җаваплылык Җинаять кодексының 214нче маддәсендә каралган. Бу куркыныч эшкә барган кешене табырлар дигән өметтә калабыз. Авылыбыз моңарчы бик тыныч булды. Алга таба да мондый ямьсез хәлләр булмасын иде.