Үз күзем белән күрмәсәм, язмас идем. Бүген 3 август көнне улым Сабир белән Кыскал астына мендек. Беренче аермасына. Иң төбендә су җыелып торган җирен җәяүләп чыкканда каршыбызга елан очрады. Кап-кара. Зур. Юанлыгы 5-6 см. Озынлыгын белмим, бөгәрләнеп ята иде. Еланнарны аермыйм, нинди елан булгандыр. Безне сизгәч, шуышып китте. Без дә кире борылдык. Кыскал астына мәтрүшкәгә, зверобойга, җиләккә, чикләвеккә йөри идек. Моңарчы елан күренгәне юк иде. Барсагыз сак булыгыз. Бутый киегез, басасы җирегезгә карап басыгыз. Ә иң яхшысы елганың төбенә төшмәгез. Елан күргән урынны фотода ук белән күрсәттем. Данил Сәфәров.