«Народный контроль» сайтында Яншык күперен ремонтлау (юлын тигезләү, чокырларын бетерү) буенча заявка ясадык. Заявканы кабул иттеләр, теркәлде. Хәзер сездән шул сайтка кереп «Поддерживаю» дигән яшел төймәгә басуыгыз сорала (моның өчен «Госуслуги» сайтында теркәлгән булу зарур). «Поддерживаю» дигән төймәне никадәр күбрәк кеше баса, күперне ремонтлау шанслары шул кадәр зуррак. Мәсьәләне бергә хәл итик, яншыклылар! Иренмәгез, шушында кереп «Поддерживаю» дип басыгыз:

https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov/detail/3408523

Өстәп шунда комментарий язсагыз, тагын да яхшырак булачак.