Яншык юлына асфальт җәйдерү буенча шушы көннәрдә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин янына кергән идек. Министр игътибар белән тыңлады, “мин ул юлны беләм, минем анда булганым да бар” диде. Әмма асфальт булыр дип вәгъдә итмәде. Төп проблема – авылда халык саны аз. Әмма берничә көннән министрлыктагы бүлек җитәкчесеннән шалтырату килде. Яншык юлы турында күбрәк мәгълүмат сорадылар. Һәм тагын берничә көннән почта аша менә шушындый хат килде. Сөенечен сезнең белән дә уртаклашабыз. Бәткедән Яншыкка кадәр асфальт җәйдерү 2022 ел планына кертелгән. Менә әлеге хаттан өземтә: “Устройство асфальтобетонного покрытия на участке от с.Бетьки до Янчиково предусмотрено проектом Программы дорожных работ 2022 год”.