Яңа ел алдыннан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына бару инде гадәткә әйләнде. 2021 елның декабрендә кабат кердек. Яншыкка юл булдыру/булдырмау буенча рәсми җавап килде. 2022 елда Бәтке белән Кече Укмас арасына асфальт җәеләчәк (бу эшкә 150 млн сум акча бүленә, диелгән министрлык сайтында). Укмас борылышыннан Яншыкка кадәр 2,8 км ара таш җәелгән килеш кала. Монда асфальт көтелми. Дөресрәге, хатта язганча: “будет рассматриваться при формировании программ дорожных работ последующих лет”.