Танылган якташыбыз Кадыйр Сибгатуллинның тууына бүген 80 ел булды. Татарның танылган шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы 1942 елның 15 февралендә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туган. Балачагы Кече Укмас авылында уза. 1953-1957 елларда безнең Яншык мәктәбендә укыган. Соңыннан район газетасында, Казанда, Чаллыда эшләгән. Аның иҗатына Хәсән Туфан бик олы бәя биргән. Кадыйр Сибгатуллин 1994 елда Чаллыда вафат була. Кабере Кече Укмас зиратында. Чаллыда бер урамга аның исемен биргәннәр.