9 май көнне Яншык зиратында традицион өмә узды. Иртәдән үк авылдашлар якыннарының каберләрен чистартырга җыелдылар. Кемдер килә, кемдер китә торды. Ул көнне район үзәгендә төрле рәсми чаралар да булу сәбәпле, кайберәүләр эш буенча шунда ашыктылар. Еллык өмәдә авылда яшәүчеләр дә, Чаллыдан, Казаннан кайткан кешеләр дә шактый иде. Башта үз туганнарының, әби-бабаларының каберләрен чистарттылар. Аннары күмәк эш тә бар иде. Әйтик, ауган зур агачны хәл итү. Авылыбызның даими фотографы Гыйльман Фәйзуллин гадәттәгечә өмәне тарих өчен теркәп барды. Иртәнге сәгать унда төп эшләр тәмамланган иде. Өмәдә катнашкан авылдашлар бер урынга җыелдылар. Авылыбызның активисты Васил Шәрәфиев халык каршында эш планнары турында сөйләде. Узган ел Яншык зиратында яңа койма урнаштырылган иде. Монда үзара салым акчалары да, кешедән җыелган сәдәка акчалары да керде. Барлык керем-чыгымнарга хисап ясалды. Соңыннан авыл мулласы Фәнил хәзрәт Коръән аятьләре укыды, әрвахларга атап дога кылдырды. Өмәдә катнашкан барлык авылдашларга зур рәхмәт. Әби-бабаларыбызның, якты дөньядан киткән туганнарыбызның рухлары шат булсын.

Бөтен фотоларны карарга >>

Гыйльман Фәйзуллин фотолары.