2 июльдә 12.00 сәгатьтә Яншык авылы мәдәният йортында “Авыл көне 2022”нең беренче өлеше башлана. Якынча 16.00дә бәйрәмнең икенче өлеше “Авыл көне 2022 — Сабантуй” авыл башындагы болынлыкта (Пан очында) дәвам итә. Икенче өлештә татар халкының милли уеннары, төрле күңелле конкурслар җыр-моң белән бергә кушылып алып барылачак.

— Бәйрәмгә һәр теләгән кеше спонсрлык ярдәме (акчалата яки бүләкләтә) күрсәтә ала!

— Сөлге җыю йоласы да быел гореф-гадәтләргә туры китерелеп, башка форматта үтәчәк!

— “Ат чабышы” ярышы урынына яңа ярыш – “Мотоблоклар ярышы” планлаштырыла. (Яншыклылар! Әлеге ярышта катнашу өчен заявка биреп куярга кирәк. Заявканы Алсинәгә бирегез.)

— Балалар һәм 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр көрәше булыр дип көтелә… һәм башка күп төрле уеннар, конкурслар…

Хөрмәтле Яншыклылар! Бәйрәмне күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрү үзебездән тора! Әйдәгез, бергә булып, бердәм булып күңел ачыйк, ял итик!