Шушы составта бүген хатын-кызларыбыз зират коймасын буяп бетерделәр. Бик тырышып һәм җитез эшләделәр. Осталыклары елдан-ел арта. Мәсәлән, узган елны 170 метр араны буярга 2 көн кирәк булса, бүген 214 метр ара нибары 2 сәгать эчендә буялды. Бик зур рәхмәт! Изге эшегездән Аллаһы Тәгалә разый булсын!