Хөрмәтле авылдашлар!
Яншык зиратында яңа койма кору эшләре дәвам итә. Кичә сварка эшләре тәмамланды. Хезмәт куйган барлык кешегә рәхмәт! Бу шимбә 3 сентябрь көнне эшләр дәвам итәчәк. Мөмкинлеге булган кешеләр 08.00 сәгатьтә зиратка менегез. Үзегез белән шуруповёрт һәм уровень алсагыз, яхшы булыр иде. Күмәк эшләгән очракта, зираттта 3 сәгатьлек эш калып бара.