Оператор, монтаж — Гыйльман Фәйзуллин.
Reading time: 1 min
Оператор, монтаж — Гыйльман Фәйзуллин.
Авылыбызның активисты Шәрәфиев Васил Газизҗан улына бүген 15 август көнне 65 яшь тулды. Авылдашыбыз башлангычы белән Яншыкта бик күп эшләр башкарылды. Авыл көннәре, зиратта өмәләр, койма тоту, зиратта йорт булдыру, күпер төзү, мәчетне төзекләндерү һ.б. Васил Шәрәфиев — бу эшләрдә башлап йөрүче. Барлык планлаштырган эшләрне ул, авылдашлар белән бергәлектә, эзлекле рәвештә ахырына кадәр башкарып чыга, ахырдан керемнәр һәм чыгымнар буенча хисап тота. Аның активлыгы башка авылдашларны да канатландыра: авыл кирәк-яраклары өчен сәдәка бирергә, туган нигезне төзекләндерергә, өмәләрдә катнашырга этәрә. Бу эшләр дәвамлы булсын иде. Шәрәфиев Васил Газизҗан улын юбилее белән котлыйбыз! Сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез.
Авылыбызның фотографы, телевизорларны һәм башка техниканы оста ремонтлаучы Гыйльман Фәйзуллинга 6 август көнне 60 яшь тулды. Гыйльман Фәйзуллин Яншык өчен зур эш башкара — эчкерсез рәвештә, бер тиен акча алмыйча авылның фотоелъязмасын алып бара. Аннан башка бер генә чара да узмый: Сабантуй, Авыл көне, зиратта өмә һ.б. Анда сурәтләнгән кешеләр, җырдагыча, кайсы исән, кайсы юк инде. Әлеге чаралардан фотолар зур архив булып тупланып бара. Аларны безнең балалар һәм оныклар караячак. Авылдашыбыз Гыйльман Фәйзуллинны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. Фотоаппарат объективы һәм тормыш объективы һәрвакыт шулай көйле булсын!
Авылдашыбыз Мөхәммәтхафиз кызы Гөлара зиратка бик зур ярдәм күрсәтте. Ул җибәргән 2000 сум акчага зиратның аскы ягында булачак койма кырыйлары — 220 метр ара печәннән чистартылды.
Яруллина Римма 1000 сум
Хабибуллина Резидә 1000 сум
Губаева Сәйдә 1000 сум
Динара (Ирек абый кызы) 1000 сум
Габдулхакова Фәридә 500 сум
Нотфуллина Роза 500 сум
Шигапова Лилия 500 сум
Зиннатова Винера 500 сум
Каюмова Хатирә 100 сум
Шарафеева Фирая 100 сум
Шарафеева Чулпан 100 сум
Хафизов Фәнил 100 сум
Губаев Рафаил 100 сум
Мусаева Исламия 100 сум
+
Светлана Касимова 1000 сум
Илсур Мөхәммәтшин 1000 сум
Күпме әзерләнеп, зарыгып көтеп алган 2 нче июль көне бер сулышта үтте дә китте. Бәйрәмне шундый күңелле итеп үткәрергә ярдәм иткән спонсорларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Үзләренә, гаиләләренә саулык, тигезлек, бәхет, иминлек, байлык телибез.
Акчалата ярдәм күрсәткән спонсорлар:
Бүләкләтә ярдәм күсәткән спонсорлар:
(Кем дә булса ялгышлык белән әлеге исемлектән төшеп калган булса, гафу үтенәбез һәм комиссия әгъзаларына хәбәр итүегезне сорыйбыз!)
Сабантуйдан бүләкләр әзрәк артып та калды, алары мая буларак, киләсе ел Сабан туена калдырылды. 15700 сум тотылмыйча калган акча “Авыл көне”ндә җыя башланган “банк”ка салынды.
P.S. Сабантуйга акчалата ярдәм күрсәтүчеләр исемлегеннән Мухаметзянова Фаилә апа — 500 сум төшеп калган. Фаилә ападан гафу үтенеп, исемлекне соңрак тулыландырдык.
2022 елның 2 июлендә Яншыкта Авыл көне һәм Сабан туе узды. Гыйльман Фәйзуллин фоторепортажы.
2 июльдә 12.00 сәгатьтә Яншык авылы мәдәният йортында “Авыл көне 2022”нең беренче өлеше башлана. Якынча 16.00дә бәйрәмнең икенче өлеше “Авыл көне 2022 — Сабантуй” авыл башындагы болынлыкта (Пан очында) дәвам итә. Икенче өлештә татар халкының милли уеннары, төрле күңелле конкурслар җыр-моң белән бергә кушылып алып барылачак.
— Бәйрәмгә һәр теләгән кеше спонсрлык ярдәме (акчалата яки бүләкләтә) күрсәтә ала!
— Сөлге җыю йоласы да быел гореф-гадәтләргә туры китерелеп, башка форматта үтәчәк!
— “Ат чабышы” ярышы урынына яңа ярыш – “Мотоблоклар ярышы” планлаштырыла. (Яншыклылар! Әлеге ярышта катнашу өчен заявка биреп куярга кирәк. Заявканы Алсинәгә бирегез.)
— Балалар һәм 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр көрәше булыр дип көтелә… һәм башка күп төрле уеннар, конкурслар…
Хөрмәтле Яншыклылар! Бәйрәмне күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрү үзебездән тора! Әйдәгез, бергә булып, бердәм булып күңел ачыйк, ял итик!
9 май көнне Яншык зиратында традицион өмә узды. Иртәдән үк авылдашлар якыннарының каберләрен чистартырга җыелдылар. Кемдер килә, кемдер китә торды. Ул көнне район үзәгендә төрле рәсми чаралар да булу сәбәпле, кайберәүләр эш буенча шунда ашыктылар. Еллык өмәдә авылда яшәүчеләр дә, Чаллыдан, Казаннан кайткан кешеләр дә шактый иде. Башта үз туганнарының, әби-бабаларының каберләрен чистарттылар. Аннары күмәк эш тә бар иде. Әйтик, ауган зур агачны хәл итү. Авылыбызның даими фотографы Гыйльман Фәйзуллин гадәттәгечә өмәне тарих өчен теркәп барды. Иртәнге сәгать унда төп эшләр тәмамланган иде. Өмәдә катнашкан авылдашлар бер урынга җыелдылар. Авылыбызның активисты Васил Шәрәфиев халык каршында эш планнары турында сөйләде. Узган ел Яншык зиратында яңа койма урнаштырылган иде. Монда үзара салым акчалары да, кешедән җыелган сәдәка акчалары да керде. Барлык керем-чыгымнарга хисап ясалды. Соңыннан авыл мулласы Фәнил хәзрәт Коръән аятьләре укыды, әрвахларга атап дога кылдырды. Өмәдә катнашкан барлык авылдашларга зур рәхмәт. Әби-бабаларыбызның, якты дөньядан киткән туганнарыбызның рухлары шат булсын.
Танылган якташыбыз Кадыйр Сибгатуллинның тууына бүген 80 ел булды. Татарның танылган шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы 1942 елның 15 февралендә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туган. Балачагы Кече Укмас авылында уза. 1953-1957 елларда безнең Яншык мәктәбендә укыган. Соңыннан район газетасында, Казанда, Чаллыда эшләгән. Аның иҗатына Хәсән Туфан бик олы бәя биргән. Кадыйр Сибгатуллин 1994 елда Чаллыда вафат була. Кабере Кече Укмас зиратында. Чаллыда бер урамга аның исемен биргәннәр.