Яншык авылы сайты - Яншык авылы сайты
Баш бит
Яңалыклар
Видео
Фото
Авыл фонды
Авыл турында
Тарих
    Карта (19 нчы гасыр)
    Хуҗалыклар (19 нчы гасыр)
Танылган якташлар
Яншык авылы сайты - Яншык авылы сайты
  • Баш бит
  • Яңалыклар
  • Видео
  • Фото
  • Авыл фонды
  • Авыл турында
  • Тарих
    • Карта (19 нчы гасыр)
    • Хуҗалыклар (19 нчы гасыр)
  • Танылган якташлар
Фото, Яңалыклар

Авыл көне — 2019. Фоторепортаж

Август 19, 2019 by yanchik Комментариев нет

Гыйльман Фәйзуллин фотолары. Фоторепортажны тулысы белән карарга >>

Continue reading
Reading time: 1 min
Яңалыклар

Кыскалда елан бар. Сак булыгыз!

Август 3, 2019 by yanchik Комментариев нет

Үз күзем белән күрмәсәм, язмас идем. Бүген 3 август көнне улым Сабир белән Кыскал астына мендек. Беренче аермасына. Иң төбендә су җыелып торган җирен җәяүләп чыкканда каршыбызга елан очрады. Кап-кара. Зур. Юанлыгы 5-6 см. Озынлыгын белмим, бөгәрләнеп ята иде. Еланнарны аермыйм, нинди елан булгандыр. Безне сизгәч, шуышып китте. Без дә кире борылдык. Кыскал астына мәтрүшкәгә, зверобойга, җиләккә, чикләвеккә йөри идек. Моңарчы елан күренгәне юк иде. Барсагыз сак булыгыз. Бутый киегез, басасы җирегезгә карап басыгыз. Ә иң яхшысы елганың төбенә төшмәгез. Елан күргән урынны фотода ук белән күрсәттем. Данил Сәфәров.

Reading time: 1 min
Яңалыклар

Яншыкта гадәттән тыш хәл

Июнь 27, 2019 by yanchik Комментариев нет

Яншык сайты авылыбызның матур якларын гына түгел, начар якларын да ничек бар шулай күрсәтергә бурычлы. Алга таба мондый начарлыкларны булдырмас өчен. Шушы көннәрдә авылыбызда гадәттән тыш хәл булды. Зиратта якташыбыз Зиннәтуллин Рафаэль абый каберен мәсхәрәләгәннәр. Бу хәбәрне безгә мәрхүмнең улы Рәшитнең хатыны Чулпан җиткерде. “29 ел элек күмелгән кешенең каберен мәсхәрәләргә кемнең кулы күтәрелде икән?” – дип гаҗәпләнә ул. Бу инде беренче генә очрак түгел икән. “9 майда зират чистартырга кайткач күрдек, фотографиясен куптарып алып, икегә бөкләп кабер өстенә ташлап калдырганнар иде”, — дип сөйләде Чулпан Зиннәтуллина. Бу юлы кабер ташын кара буяу белән сызгалаганнар.

Бүген 27 июнь көнне Яншыкта көне буе диярлек ике машина белән полиция хезмәткәрләре йөрде. Алар өйдән-өйгә кереп, авыл кешеләрен сораштырдылар. Вандализм – җитди җинаять. Аның өчен җаваплылык Җинаять кодексының 214нче маддәсендә каралган. Бу куркыныч эшкә барган кешене табырлар дигән өметтә калабыз. Авылыбыз моңарчы бик тыныч булды. Алга таба да мондый ямьсез хәлләр булмасын иде.

 

Reading time: 1 min
Яңалыклар

Шиллык көтелә

Июнь 13, 2019 by yanchik Комментариев нет

Reading time: 1 min
Видео, Яңалыклар

Яншык Сабан туена рәхим итегез!

Июнь 7, 2019 by yanchik Комментариев нет

8 июнь көнне Яншыкта Сабантуй. Рәхим итегез! Башлана 11.00.
Ә әлегә узган елгы бәйрәмнән видео карый торыгыз.

Reading time: 1 min
Видео, Яңалыклар

Яншыкта шомыртлар бер тәүлек эчендә берьюлы чәчәк атты (ВИДЕО)

Май 12, 2019 by yanchik Комментариев нет

Яншыкта көннәр эссе тору сәбәпле шомыртлар бер тәүлек эчендә берьюлы чәчәк атты. Бөтен авыл ап-ак чәчәктә. Моңа Гыйльман Фәйзуллин игътибар иткән. Һәм 11 май көнне төшерелгән фото һәм видеолардан тезмә эшләгән. Рәхим итеп карагыз.

Reading time: 1 min
Фото, Яңалыклар

Яншык зиратында өмә — 2019

Май 12, 2019 by yanchik Комментариев нет

Гыйльман Фәйзуллин фотолары.
Бергә төшкән фото оригиналь зур размерда кирәк булса, шушыннан ала аласыз: СКАЧАТЬ

Фотоларны карарга >>

Continue reading
Reading time: 1 min
Яңалыклар

Зәйтүнә апа үлгән

Апрель 14, 2019 by yanchik Комментариев нет

Кайгылы хәбәр. Яншыкта үлем-китем бар. Авылдашыбыз Зәйтүнә апа якты дөньядан киткән. Урыны җәннәттә булсын. Туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Reading time: 1 min
Фото, Яңалыклар

Яншыкта Театр көне

Март 28, 2019 by yanchik Комментариев нет

27 март — Халыкара Театр көне. Шул уңайдан китапханә белән клуб берлектә балалар белән кичә үткәрде. Фотолардан күренгәнчә якташ артистларыбызга алмашка яңа буын артистлары үсеп килә, дип хәбәр итә Алсинә Шәрәфиева.

Бөтен фотоларны карарга >>

Continue reading
Reading time: 1 min
Яңалыклар

Яншыкта «Поле чудес»

Февраль 22, 2019 by yanchik Комментариев нет

Яншык китапханәсендә 21 февральдә Туган тел көненә «Һәр телнең бар туган иле» исеме астында «Поле чудес» уены узды, дип хәбәр итә Алсинә Шәрәфиева. Җиңүне Габдулхакова Равия яулады. Уенга сораулар театр елына багышлап әзерләнгән иде. Якташ артистларыбыз буенча.

Башка фотолар >>

Continue reading
Reading time: 1 min
Page 3 of 6« First...«2345»...Last »

Свежие записи

  • Якуб абыйның урыны җәннәттә булсын
  • Зират коймасын алыштыруда матди ярдәм күрсәткән авылдашлар исемлеге
  • Мансур Шиһаповның юбилей кичәсенә рәхим итегез!
  • Яншык зираты коймасын коруда ярдәм итәсегез килсә
  • Композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың Яншык турындагы мәкаләсе
Погода в Янчиково
Gismeteo Gismeteo
Прогноз на 2 недели

Архив

  • Январь 2021
  • Декабрь 2020
  • Ноябрь 2020
  • Октябрь 2020
  • Август 2020
  • Май 2020
  • Апрель 2020
  • Февраль 2020
  • Январь 2020
  • Октябрь 2019
  • Сентябрь 2019
  • Август 2019
  • Июнь 2019
  • Май 2019
  • Апрель 2019
  • Март 2019
  • Февраль 2019
  • Декабрь 2018
  • Ноябрь 2018
  • Октябрь 2018
  • Сентябрь 2018
  • Август 2018
  • Июнь 2018
  • Май 2018
  • Апрель 2018
  • Февраль 2018
  • Ноябрь 2017
  • Октябрь 2017
  • Сентябрь 2017

Загрузи больше...
Перейти в Instagram
© 2017 Янчиково - yanchikovo@mail.ru