Reading time: 1 min
Мансур абыйны чын күңелдән котлыйбыз!
Укучыларыбызга бүген «Мәдәни җомга» газетасы сайтында чыккан Ринат Мөхәммәдиевнең «Җан җылысы булып ул яна» дигән язмасын укырга тәкъдим итәбез:
«Народный контроль» сайтында Яншык күперен ремонтлау (юлын тигезләү, чокырларын бетерү) буенча заявка ясадык. Заявканы кабул иттеләр, теркәлде. Хәзер сездән шул сайтка кереп «Поддерживаю» дигән яшел төймәгә басуыгыз сорала (моның өчен «Госуслуги» сайтында теркәлгән булу зарур). «Поддерживаю» дигән төймәне никадәр күбрәк кеше баса, күперне ремонтлау шанслары шул кадәр зуррак. Мәсьәләне бергә хәл итик, яншыклылар! Иренмәгез, шушында кереп «Поддерживаю» дип басыгыз:
https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov/detail/3408523
Өстәп шунда комментарий язсагыз, тагын да яхшырак булачак.
Бүген 21 февраль — Туган тел көне. Шул уңайдан Яншык китапханәсендә «Үз илемдә үз телем» дигән «Поле чудес» — «Могҗизалар кыры» уены уздырылды. Шамаксумова Әсфира апа җиңүче булды. Котлыйбыз! ))
Башка фотолар монда
Берничә көн элек Яншык фонды исәп-хисабына яңа саннар өстәгән идек. Бөрнәки ягына су ясау чыгымнары буенча аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Кайберәүләр 20 мең сум акча эшне башкарган кешеләр кесәсенә киткән дип аңлаганнар. Гәрчә, болай дип язган идек: «Сентябрь 2019 — чыгымнар: Динмөхәммәтов Фәнис һәм Зиннәтов Хәмзә абыйлар җитәкчелегендә Бөрнәки ягында су ясалды — 20000 сум». Аңлатып узабыз, бу акчалар хезмәт өчен түләнмәде, ә кирәк-яракларга тотылды. Накладной документлар Фәнис абыйда. Хәмзә абый һәм Фәнис абыйга башкарган эшләре өчен зур рәхмәт!
Авылдашыбыз Шиһапов Илсур абый район мәдәният йортында Олылар көненә багышланган концертта катнашып диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз Илсур абыйны! Ә Яншыкта яшәүче һәм Яншыктан чыккан олы яшьтәге абый-апаларны бәйрәм белән тәбрик итәбез!
Төшерү һәм монтаж: Гыйльман Фәйзуллин