Мөхәммәтхафиз кызы Гөлара, авылдан читтә яшәсә дә, авылны онытмый. Ел саен зиратка ярдәм итеп тора. Быел да 3000 сум акча җибәргән. Бу акчалар зиратны чистартуга тотылды.
Reading time: 1 min
Мөхәммәтхафиз кызы Гөлара, авылдан читтә яшәсә дә, авылны онытмый. Ел саен зиратка ярдәм итеп тора. Быел да 3000 сум акча җибәргән. Бу акчалар зиратны чистартуга тотылды.
Хөсәинов Бәдамша Хөсәен улы 1946 елның 1 мартында Яншык авылында туган. Механизатор булып туган авылында озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыга. 2023 елының 12 июлендә якты дөньядан китте. Урыны җәннәттә булсын! Якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.


Бүген Яншык авылы зиратында шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Шиһапов каберенә таш куелды. Әлеге күркәм эштә шагыйрьнең туганнары һәм авылның актив кешеләре катнашты.
Элек Мансур абый болай дип язган иде:
Туган авылым Яншыкка кайтсам, беренче чиратта зиратка ашыгам. Анда – җиде буын бабамның, кардәшләремнең каберләре. Шулар өстендәге яшел үләннәрне, чәчәкләрне сыйпап, серләшеп алсам, борчуларым таралып китә. Үзем дә мәңгелеккә шушы зират куенына күчәрмен – каберем шунда булыр. Ташына язарга инде шигырем дә әзер:
Бу зиратка килеп керсәң, әй якташым,
Туктап кал да, укып кара кабер ташын!
Туган илне сагынып кайтып, тән иңдерде
Гомер буе читтә йөргән авылдашың.
Бүген әлеге юллар язылган ташны шагыйрьнең каберенә урнаштырдылар. Мансур абыйның рухы шат булсын. Урыны җәннәттә булсын.
Яншык зиратын төзекләндерүгә бирелгән акчаларга өстәмә:
Шигапова Рәшидә апа — 5000 сум
Мухаметзянова Фәүзия — 1500 сум
Бадрутдинова Равия — 1000 сум
Зиннур абый кызы Илһамия — 10 000 сум
Әмин абый кызы Исламия — 1000 сум
Койма белән эшләр тәмам. Бу өстәп бирелгән акчалар кабер казыганда ярдәм итүче корылма (навес) ясау өчен тотылачак. Ул якынча 20000 сумга төшәчәк, әле коймадан калган акча да бар. Бөтен хисап соңрак булачак. Ният шундый. Сораулар булса, Васил Шәрәфиевка шалтырата аласыз 89172509214
Ул 1938 елның 8 мартында Яншык авылында туган. Авыру сәбәпле 14.01.23 көнне бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәттә булсын. Туганнарының кайгыларын уртаклашабыз.

“Татарстан дулкынында” радиопрограммасын 18 декабрь көнне 13 сәгать 10 минутта тыңлап булачак. Радионың алтын фондыннан Мансур Шиһапов шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән “Мин яшәргә тиеш шул хакка” дигән радиокомпозиция тәкъдим ителәчәк. Шигырьләрне автор үзе укыган. Тапшыру якташыбыз, Кече Укмас авылы егете журналист Раил Садретдинов тырышлыгы белән эшләнде. Яншыкта “Татарстан” радиосын 92.1 фм, Казанда 99.2 фм ешлыкта, шулай ук интернет аша онлайн тыңларгма мөмкин.

SONY DSC
Яншыкта тагын бер күңелсез хәбәр. Авылыбызда иң өлкән кешеләрнең берсе Бибиҗамал апа бакыйлыкка күчте. Туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Бибиҗамал апаның урыны җәннәттә булсын.Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Кайгылы хәбәр. Авылдашыбыз, танылган якташыбыз Мансур абый Шиһапов вафат булды. Аңа 82 яшь иде. Туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Минһаҗев Фәрит Хәсән улы бакыйлыкка күчте. Шушы көннәрдә Яншык зиратында җирләнде. Авылдашыбыз яхшы кеше иде, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булды. Урыны җәннәттә булсын. Туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

