Бүген 21 февраль — Туган тел көне. Шул уңайдан Яншык китапханәсендә «Үз илемдә үз телем» дигән «Поле чудес» — «Могҗизалар кыры» уены уздырылды. Шамаксумова Әсфира апа җиңүче булды. Котлыйбыз! ))
Башка фотолар монда
Reading time: 1 min
Бүген 21 февраль — Туган тел көне. Шул уңайдан Яншык китапханәсендә «Үз илемдә үз телем» дигән «Поле чудес» — «Могҗизалар кыры» уены уздырылды. Шамаксумова Әсфира апа җиңүче булды. Котлыйбыз! ))
Башка фотолар монда
Берничә көн элек Яншык фонды исәп-хисабына яңа саннар өстәгән идек. Бөрнәки ягына су ясау чыгымнары буенча аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Кайберәүләр 20 мең сум акча эшне башкарган кешеләр кесәсенә киткән дип аңлаганнар. Гәрчә, болай дип язган идек: «Сентябрь 2019 — чыгымнар: Динмөхәммәтов Фәнис һәм Зиннәтов Хәмзә абыйлар җитәкчелегендә Бөрнәки ягында су ясалды — 20000 сум». Аңлатып узабыз, бу акчалар хезмәт өчен түләнмәде, ә кирәк-яракларга тотылды. Накладной документлар Фәнис абыйда. Хәмзә абый һәм Фәнис абыйга башкарган эшләре өчен зур рәхмәт!
Авылдашыбыз Шиһапов Илсур абый район мәдәният йортында Олылар көненә багышланган концертта катнашып диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз Илсур абыйны! Ә Яншыкта яшәүче һәм Яншыктан чыккан олы яшьтәге абый-апаларны бәйрәм белән тәбрик итәбез!
Төшерү һәм монтаж: Гыйльман Фәйзуллин
Үз күзем белән күрмәсәм, язмас идем. Бүген 3 август көнне улым Сабир белән Кыскал астына мендек. Беренче аермасына. Иң төбендә су җыелып торган җирен җәяүләп чыкканда каршыбызга елан очрады. Кап-кара. Зур. Юанлыгы 5-6 см. Озынлыгын белмим, бөгәрләнеп ята иде. Еланнарны аермыйм, нинди елан булгандыр. Безне сизгәч, шуышып китте. Без дә кире борылдык. Кыскал астына мәтрүшкәгә, зверобойга, җиләккә, чикләвеккә йөри идек. Моңарчы елан күренгәне юк иде. Барсагыз сак булыгыз. Бутый киегез, басасы җирегезгә карап басыгыз. Ә иң яхшысы елганың төбенә төшмәгез. Елан күргән урынны фотода ук белән күрсәттем. Данил Сәфәров.
Яншык сайты авылыбызның матур якларын гына түгел, начар якларын да ничек бар шулай күрсәтергә бурычлы. Алга таба мондый начарлыкларны булдырмас өчен. Шушы көннәрдә авылыбызда гадәттән тыш хәл булды. Зиратта якташыбыз Зиннәтуллин Рафаэль абый каберен мәсхәрәләгәннәр. Бу хәбәрне безгә мәрхүмнең улы Рәшитнең хатыны Чулпан җиткерде. “29 ел элек күмелгән кешенең каберен мәсхәрәләргә кемнең кулы күтәрелде икән?” – дип гаҗәпләнә ул. Бу инде беренче генә очрак түгел икән. “9 майда зират чистартырга кайткач күрдек, фотографиясен куптарып алып, икегә бөкләп кабер өстенә ташлап калдырганнар иде”, — дип сөйләде Чулпан Зиннәтуллина. Бу юлы кабер ташын кара буяу белән сызгалаганнар.
Бүген 27 июнь көнне Яншыкта көне буе диярлек ике машина белән полиция хезмәткәрләре йөрде. Алар өйдән-өйгә кереп, авыл кешеләрен сораштырдылар. Вандализм – җитди җинаять. Аның өчен җаваплылык Җинаять кодексының 214нче маддәсендә каралган. Бу куркыныч эшкә барган кешене табырлар дигән өметтә калабыз. Авылыбыз моңарчы бик тыныч булды. Алга таба да мондый ямьсез хәлләр булмасын иде.