Яншык зиратында койма кору эшләре, ниһаять, тәмам булды. Бүген иртән авылдашларыбыз Миша, Хәмзә, Фәрхәт, Әбүзәр коймага соңгы саморезны бордылар. Мишага аеруча рәхмәт, ул ике көн дәвамында әйдәп баручы булды. Тулаем алганда зират коймасын яңарту 3 елга сузылды. Хәзер инде ул дистә еллар хезмәт итсен. Бу изге эштә катнашкан барлык ирләргә, хатын-кызларга, сәдакаларын кызганмаучы авылдашларыбызга зур рәхмәт. Яншыкта яшәп гүр иясе булган әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, туганнарыбызның рухлары шат булсын!