Гыйльман Фәйзуллин фоторепортажы.
Фотоларны карарга >>
Reading time: 1 min
Гыйльман Фәйзуллин фоторепортажы.
Фотоларны карарга >>
Җомга мөбарәк булсын! Яншык мәчетенә яшьләр быел аеруча күп йөри. Бер Җомганы да калдырмыйлар, шунысы шатландыра. Авылыбыз имамы Фәнил хәзрәт вәгазьләре балалар, яшүсмерләр колагына аеруча файдалы. Каникулның тагын 1 ае калып бара. Җәйге ял күңелле һәм файдалы узсын!
Бүген Яншык авылы зиратында шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Шиһапов каберенә таш куелды. Әлеге күркәм эштә шагыйрьнең туганнары һәм авылның актив кешеләре катнашты.
Элек Мансур абый болай дип язган иде:
Туган авылым Яншыкка кайтсам, беренче чиратта зиратка ашыгам. Анда – җиде буын бабамның, кардәшләремнең каберләре. Шулар өстендәге яшел үләннәрне, чәчәкләрне сыйпап, серләшеп алсам, борчуларым таралып китә. Үзем дә мәңгелеккә шушы зират куенына күчәрмен – каберем шунда булыр. Ташына язарга инде шигырем дә әзер:
Бу зиратка килеп керсәң, әй якташым,
Туктап кал да, укып кара кабер ташын!
Туган илне сагынып кайтып, тән иңдерде
Гомер буе читтә йөргән авылдашың.
Бүген әлеге юллар язылган ташны шагыйрьнең каберенә урнаштырдылар. Мансур абыйның рухы шат булсын. Урыны җәннәттә булсын.
2022 елның 2 июлендә Яншыкта Авыл көне һәм Сабан туе узды. Гыйльман Фәйзуллин фоторепортажы.
9 май көнне Яншык зиратында традицион өмә узды. Иртәдән үк авылдашлар якыннарының каберләрен чистартырга җыелдылар. Кемдер килә, кемдер китә торды. Ул көнне район үзәгендә төрле рәсми чаралар да булу сәбәпле, кайберәүләр эш буенча шунда ашыктылар. Еллык өмәдә авылда яшәүчеләр дә, Чаллыдан, Казаннан кайткан кешеләр дә шактый иде. Башта үз туганнарының, әби-бабаларының каберләрен чистарттылар. Аннары күмәк эш тә бар иде. Әйтик, ауган зур агачны хәл итү. Авылыбызның даими фотографы Гыйльман Фәйзуллин гадәттәгечә өмәне тарих өчен теркәп барды. Иртәнге сәгать унда төп эшләр тәмамланган иде. Өмәдә катнашкан авылдашлар бер урынга җыелдылар. Авылыбызның активисты Васил Шәрәфиев халык каршында эш планнары турында сөйләде. Узган ел Яншык зиратында яңа койма урнаштырылган иде. Монда үзара салым акчалары да, кешедән җыелган сәдәка акчалары да керде. Барлык керем-чыгымнарга хисап ясалды. Соңыннан авыл мулласы Фәнил хәзрәт Коръән аятьләре укыды, әрвахларга атап дога кылдырды. Өмәдә катнашкан барлык авылдашларга зур рәхмәт. Әби-бабаларыбызның, якты дөньядан киткән туганнарыбызның рухлары шат булсын.
Шимбә көнне Яншык зиратында узган өмәдән фотолар. Изге эштә катнашкан барлык авылдашларга Аллаһның рәхмәте яусын. Әрвахларның рухлары шат булсын
Яншык зираты коймасы хәзер менә шушындый. Яңарту эшләрендә катнашкан барлык авылдашларга бик зур рәхмәт! Аллаһы Тәгалә разый булсын. Шушында җирләнгән әби-бабаларыбызның, туган-тумачаларыбызның рухлары шат булсын!
Бүген 21 февраль — Туган тел көне. Шул уңайдан Яншык китапханәсендә «Үз илемдә үз телем» дигән «Поле чудес» — «Могҗизалар кыры» уены уздырылды. Шамаксумова Әсфира апа җиңүче булды. Котлыйбыз! ))
Башка фотолар монда