Бүген Яншыкта күкәй җыю бәйрәме булды. 1 май көнне бала-чага, гадәттәгечә, өйдән-өйгә йөреп, буялган йомырка, кәнфит-шоколад җыя. Иртән салкын булуга карамастан, иң кечкенәләргә кадәр бәйрәмдә катнашырга чыккан. Ким дигәндә 5-6 компания балалар йөрде бүген. Һәркайсында 5-6 бала. Күкәйләрне җиткерерлек түгел. Шуңа күрә күп кенә авылдашлар бәйрәм бүләге итеп кәнфит, шоколад, чупа-чупс таратты. Аларга балалар аеруча шатланды кебек. Бу видеода авылыбызда яшәүче иң өлкән кешеләрнең берсе Хуҗа бабай балаларга күчтәнәч өләшә: