Барлык җыелган акча — 137500 сум.
Тоткан чыгымнар — 69500 сум.
1) 42000 — самообложение
2) 10500 — моточалгы алынды
3) 6000 — капка ясау
4) 1000 — печән чабу
5) 1000 — бульдозер
6) 4000 — буяу, транспорт
7) 5000 — сварка эшләре

Калган акча — 68000 сум

Бик зур рәхмәт Линар Касимовка, капкага металлны ул кайтартты. Хәзер 2 капка булды. Буталмас өчен Линар капкасы, Ринат (Хамадьяров) капкасы дип йөртербез. Мәетләр мөмкин кадәр әзрәк булып, бу капкалар сирәк ачылсын иде. Бик зур рәхмәт барча читтә калмаган кешеләргә, аеруча Фәнис Мансуровичка, Нәҗипкә, Кадыйрга, Мәхмүткә, Илгизәргә һәм исемнәре телгә алынмаган авылдашларга. Аллаһы Тәгалә саулыктан аермасын сезне! Башка акча җыю булмый. Калган 68000 сум акча киләсе елга аскы итәкне тотып чыгарырга җитәр дип калабыз.

Җыелган акчалар, киткән чыгымнар, башкарылган эшләр буенча ниндидер сорауларыгыз, шикләнүләрегез булса, зинһар, имеш-мимеш таратмагыз, Васил Шәрәфиевка шалтыратыгыз. Ул барысын да аңлатыр. Телефоны: 89172509214

Биргән сәдәкаларыгыз кабул булсын! Аллаһы Тәгалә разый булсын. Яншык зиратында җирләнгән әби-бабаларыбызның, туган-тумачаларыбызның рухлары шат булсын!