Яншыкның иң биек җирендә Бариев Гомәр абый һәм Сәнә апайлар яшәделәр. Алар 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Үрнәк гаилә! Бүген аларның балалары бишесе дә бердәм булып авылга кайтып йөриләр. Аларга тәрбияне дә бик югары ноктада биргәннәр. Күпләргә үрнәк булырлык дус нәсел. Шушы гаиләнең бер вәкиле Габдулкадыйрга бүген 65 яшь тулды. Аны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз! Габдулкадыйр авылда җәмәгать эшләреннән, өмәләрдән калмый, бик актив катнаша. Аңа озын гомер, сәламәтлек, бәхет телибез.

Зур хөрмәт белән, классташлары.