Авылыбызның фотографы, телевизорларны һәм башка техниканы оста ремонтлаучы Гыйльман Фәйзуллинга 6 август көнне 60 яшь тулды. Гыйльман Фәйзуллин Яншык өчен зур эш башкара — эчкерсез рәвештә, бер тиен акча алмыйча авылның фотоелъязмасын алып бара. Аннан башка бер генә чара да узмый: Сабантуй, Авыл көне, зиратта өмә һ.б. Анда сурәтләнгән кешеләр, җырдагыча, кайсы исән, кайсы юк инде. Әлеге чаралардан фотолар зур архив булып тупланып бара. Аларны безнең балалар һәм оныклар караячак. Авылдашыбыз Гыйльман Фәйзуллинны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. Фотоаппарат объективы һәм тормыш объективы һәрвакыт шулай көйле булсын!