Авылыбызның активисты Шәрәфиев Васил Газизҗан улына бүген 15 август көнне 65 яшь тулды. Авылдашыбыз башлангычы белән Яншыкта бик күп эшләр башкарылды. Авыл көннәре, зиратта өмәләр, койма тоту, зиратта йорт булдыру, күпер төзү, мәчетне төзекләндерү һ.б. Васил Шәрәфиев — бу эшләрдә башлап йөрүче. Барлык планлаштырган эшләрне ул, авылдашлар белән бергәлектә, эзлекле рәвештә ахырына кадәр башкарып чыга, ахырдан керемнәр һәм чыгымнар буенча хисап тота. Аның активлыгы башка авылдашларны да канатландыра: авыл кирәк-яраклары өчен сәдәка бирергә, туган нигезне төзекләндерергә, өмәләрдә катнашырга этәрә. Бу эшләр дәвамлы булсын иде. Шәрәфиев Васил Газизҗан улын юбилее белән котлыйбыз! Сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез.