«Ватаным Татарстан» газетасы «Быел Татарстанның кайсы авыллары юллы булачак? » дигән язма бастырды. Исемлектә безнең районнан нибары бер юл бар. «Балык Бистәсе — Яншык» юлы участогын капитель төзекләндерү» дигән. Бу «капиталь төзекләндерү» дигәнгә нинди эшләр керәдер. Миндортранс сайтына кереп карадык. «Капитальный ремонт автодороги Рыбная Слобода – Янчиково — 88 млн руб.» дигән. (Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 25.01.2024 № 31 «О дорожных работах на дорогах общего пользования Республики Татарстан на 2024 год»).